ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Рөстәм Кәлимуллин: Үз-үзен җиңеп келәмгә чыккан көрәшче тормышта да югалып калмый

9 февраль 2018, 18:36 , Фото: Салават Камалетдинов

Рөстәм Кәлимуллин: Үз-үзен җиңеп келәмгә чыккан көрәшче тормышта да югалып калмый Биектау районы башлыгы җирлектә дәрәҗәле турнир уздыруның яшьләрне тәрбияләүгә этәргеч ясаячагына ышаныч белдерә.

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Биектау районы “Ватаным Татарстан” газетасының герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирын киләсе елга да үзләрендә уздырырга әзер. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җиткерде.

“Мондый турнирны үзләрендә уздырырга теләүче районнар күптер. Мөмкинлекләре зур булган, бай районнар да бар. Киләсе елга Биектауда уздырырга теләсәк тә, моңа әзер булсак та, икенче ел рәттән мөмкинлек бирмәсләр шул. Безгә быел ул аванс буларак бирелгән икән, горурланабыз һәм матур итеп уздырырга тырышабыз”, – диде Рөстәм Кәлимуллин.

Биектау районы башлыгы сүзләренчә, төбәктә дәрәҗәле турнир уздыру яшь көрәшчеләрнең максатларын ныгытырга булыша.

“Әлеге турнир узганнан соң үзебездә көрәш түгәрәгенә язылучы балалар саны артуына өметләнәм. Дәрәҗәле көрәшчеләрнең бил алышуын күргән яшьләрнең тагын да зуррак максат куеп шөгыльләнәчәгенә шигем юк, – диде ул. – Ә келәмгә чыгу ул – үз-үзеңне җиңә алу, дигән сүз. Андыйлар тормышта да югалып калмаска тырышачак”.

Исегезгә төшерәбез, спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов традицион турнирның ике ел Зәйдә үткәрелгәннән соң, яңадан Биектау районына әйләнеп кайтуын очраклы гына булмавын җиткергән иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10