ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Идел елгасында куркыныч бәке булуы турында кисәтә

9 февраль 2018, 20:33

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Идел елгасында куркыныч бәке булуы турында кисәтә
15 метрлы су участогы үзәгендәге торбага су җыелган.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Идел елгасында куркыныч бәкегә тап булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Казанның Киров районында «Водозабор» бакчачылык ширкәте тирәсендә инспекторлар 15 кв метр мәйданлы бәке күреп алганнар.

Аның үзәгендә зур металл торба урнашкан. Ул җыелган суны чыгару өчен куелган булырга мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре елганың бу участогы кешеләр сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч, дип кисәтә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10