ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Футбол буенча дөнья чемпионатында катнашучы командаларның өчесе Татарстанда урнашачак

9 февраль 2018, 16:07

Футбол буенча дөнья чемпионатында катнашучы командаларның өчесе Татарстанда урнашачак 2018 елгы чемпионат вакытында Австралия, Колумбия һәм Япония җыелма командалары Татарстанда яшәячәк.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Алексей Анисимов). 2018 елгы дөнья чемпионаты вакытында Австралия, Колумбия һәм Япония җыелма командалары Татарстанда урнашачак. Уеннарда катнашучы командаларның базалары һәм тренировка мәйданчыклары исемлеге Халыкара футбол федерациясенең рәсми сайтында дөнья күрде.

Австралия командасы Казанның “Ак Барс” базасында үз матчларына әзерләнәчәк, ә «Хезмәт резервлары» стадионында тренировкалары узачак. Япония командасы “Рубин” футбол базасында яшәп, тренировкалар үткәрәчәк. Колумбия командасы Татарстанның Югары Осландагы “Казан” тау чаңгысы комплексы территориясенә урнашачак.

Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән алып 15 июльгә кадәр узачак. Казанда алты матч үткәреләчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10