ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда автоинспекторлар тонировкалы автомобильләрне туктата

9 февраль 2018, 15:40 , Фото: Регина Шәфиева

Казанда автоинспекторлар тонировкалы автомобильләрне туктата Юл-патруль хезмәте инспекторлары аеруча автомобильләрнең алгы ян тәрәзәләре тонировкасына игътибар итә.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Регина Шәфиева). Казанда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тонировкалы автомобильләрне туктата.

Тәрәзәләре караңгылатылган автомобильләр белән идарә итүчеләрне ачыклау өчен Казанның 16 урынында махсус рейд оештырылды.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары моңа кадәр дә автомобильнең алгы ян тәрәзәсен тонировкалаган өчен штрафка тартылган йөртүчеләрне аеруча җентекләп тикшерәчәк. Аларга карата административ беркетмәләр төзеләчәк.

Әгәр машина йөртүчене бу төр хокук бозган өчен ел дәвамында икенче тапкыр туктаталар икән, аны 15 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10