ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанның Сибгат Хәким урамындагы офиста янгын чыккан

9 февраль 2018, 10:45 , Фото: Султан Исхаков

Казанның Сибгат Хәким урамындагы офиста янгын чыккан Янгынның мәйданы дүрт квадрат метр тәшкил иткән.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Казанның Сибгат Хәким урамындагы бер йортның офисында янгын чыккан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Ике бүлмәле офис бинасы торак йортның беренче катында урнашкан. Янгын иртәнге тугызынчы яртыда чыккан. Урынга газ һәм төтеннән саклану хезмәтенең ике звеносы хезмәткәрләре килгән.

Алар килгәндә офиста җиһазлар һәм оргтехниканы ялкын телләре камап алган була инде. Янгынның мәйданы дүрт квадрат метр тәшкил иткән. Ут белән көрәшүчеләр аны тиз арада сүндергән.

Күршедәге бүлмәләргә зыян килмәгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10