ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премияләрен тапшырачак

9 февраль 2018, 10:18 , Фото: Ильнар Тухбатов

Татарстан Президенты фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премияләрен тапшырачак Тантаналы чара көннең беренче яртысында Казан Кремлендә уза.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның Дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы була. Лауреатлар үз бүләкләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан алачак, дип хәбәр ителә республика Хөкүмәтенең рәсми сайтында.

Фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның дәүләт премиясен тапшыру турында Указ республика Президенты тарафыннан узган елның 16 ноябрендә имзаланган. 2017 елда конкурска тәкъдим ителгән 12 эшнең 5се шушы бүләккә лаек дип табылган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10