ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Казанда «ГАЗель» шоферы «зебра»да җәяүлене бәрдергән

9 февраль 2018, 07:22 , Фото: архив tatar-inform.ru

Казанда «ГАЗель» шоферы «зебра»да җәяүлене бәрдергән Юл-транспорт һәлакәте 8 февраль иртәсендә була.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Ферма шоссесында «ГАЗель» шоферы җәяүлеләр кичүендә ир-атны бәрдергән, дип хәбәр итә Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте.

Юл-транспорт һәлакәте 8 февраль иртәсендә була. «ГАЗель»нең 59 яшьлек шоферы юл йөрү кагыйдәләрен тупас рәвештә боза һәм «зебра»дан барган җәяүлегә юл бирми.

Авария нәтиҗәсендә җәяүленең сул як күз кабагы һәм күзләренә җитди зыян килә.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10