ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Роспотребнадзор Татарстанда сәүдә киштәләреннән документларсыз 795 килограмм итне алган

8 февраль 2018, 21:31

Роспотребнадзор Татарстанда сәүдә киштәләреннән документларсыз 795 килограмм итне алган Намуссыз сатучыларга 300 мең сум штраф салынган.

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре тарафыннан 2017 елның августыннан хәзерге вакытка кадәр Татарстан сәүдә киштәләреннән кайдан алынганлыгын һәм сыйфатын раслаучы документлары булмаган 795 килограмм ит һәм ит продукциясе алынган. Бу турыда Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күзәтчелек органы вәкилләре республика буйлап 404 сәүдә ноктасын, шул исәптән ял көннәрендә узучы ярминкәләрне, юл буйларындагы шәхси витриналарны тикшергән. 33 сәүдә ноктасында кимчелекләр табылган.

Намуссыз сатучыларга 300 мең сум штраф салынган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10