ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Согуд Гарәбстанының дин эшләре министры Казанга килергә тели

8 февраль 2018, 18:51 , Фото: dumrt.ru

Согуд Гарәбстанының дин эшләре министры Казанга килергә тели Шәйх исламның ике изге урынын саклау һәм хаҗиларга хаҗ һәм гомрә кылганда уңайлыклар булдыру хакында сөйләде.

(Казан, 8 февраль, "Татар-информ"). Бүген Согуд Гарәбстанының дини эшләр министры, шәйх Салих бин Абдульгазиз Али Шәйхның Король Салман ибн Абдул-Газиз Әл Саудның кунаклары белән очрашты. Күрешүдә Татарстан Диния Нәзарәтенең рәсми делегациясе вәкилләре дә катнашты. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шәйх кунакларны Король исеменнән кабул итте һәм сәламләде. Үзенең чыгышында ул Согуд Гарәбстаны Корольлегендә терроризм һәм экстремизм белән көрәшү чаралары, шушы һәм дини дәгъват эшчәнлекләрендә интернет челтәрен актив куллану турында, Исламның ике изге урынын саклау һәм хаҗиларга хаҗ һәм гомрә кылганда уңайлыклар булдыру хакында сөйләде, диелә әлеге хәбәрдә.

«Безнең мәзхәбебез бар. Һәм ул – хәнбәли мәзхәбе”, - дип тә өстәгән. Шәйх чыгышын “Аллаһ безнең бердәм булганны ярата һәм бүленгәнебезне яратмый” дигән сүзләр белән төгәлләгән.

Соңыннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин барлык кунаклар һәм Татарстан мөсеманнары исеменнән Шәйхка олы рәхмәтләрен җиткергән.

Җавап итеп министр Казан һәм Грозный шәһәрләрен күреп китү теләген белдергән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10