ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Кукмара районында юл һәлакәтендә ике кеше зыян күргән

8 февраль 2018, 22:00 , Фото: kukmor-rt.ru/

Кукмара районында юл һәлакәтендә ике кеше зыян күргән "Калина" һәм унынчы модельле "Лада" машиналары бәрелешкән.

(Кукмара, 8 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). 7 февраль көнне 7.00 сәгатьтә Кукмара-Малмыж юлының 311нче чакрымында (Чуллы авылы янында) юл-транспорт һәлакәте булган. ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, "Калина" машинасы йөртүчесе алдагы машинаны узып китү өчен каршы як юлга чыга һәм каршыга килүче унынчы модельле "Лада" машинасы белән бәрелешә, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә, "унлы" машинасының ике пассажиры зыян күрә һәм Нократ Аланы дәваханәсенә озатыла.

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10