ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Үзәк комиссия президент сайлаулары бюллетене үрнәген раслады

8 февраль 2018, 15:38 , Фото: Ильнар Тухбатов

Үзәк комиссия президент сайлаулары бюллетене үрнәген раслады Документта сигез кандидатның фамилиясе алфавит тәртибендә урнаштырылган һәм алар турында кыскача мәгълүмат бирелгән.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). РФ Үзәк сайлау комиссиясе алда торган Президент сайлауларында тавыш бирү өчен сайлау бюллетене үрнәген раслады. Документ текстында алфавит тәртибендә урнаштырылган сигез кандидатның фамилиясе бар, дип хәбәр итә РИА «Новости» агентлыгы.

Исемлектә кандидатлар түбәндәге тәртиптә урнашкан: Сергей Бабурин, Павел Грудинин, Владимир Жириновский, Владимир Путин, Ксения Собчак, Максим Сурайкин, Борис Титов һәм Григорий Явлинский.

Һәр фамилия янында аның турында кыскача мәгълүмат (туган елы, яшәү, эш урыны, вазифасы һ.б.) күрсәтелгән.

Исегезгә төшерәбез: Россия Президентын сайлаулар быелның 18 мартында узачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10