ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният, Татар дөньясы

Фәрит Гыйбатдинов фольклорны үстерүгә йөз тоткан яңа проект әзерли

8 февраль 2018, 13:47 , Фото: Рамиль Гали

Фәрит Гыйбатдинов фольклорны үстерүгә йөз тоткан яңа проект әзерли “Бу проект фольклорга мөнәсәбәтне үзгәртәчәк”, - ди Чувашстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе советы рәисе.

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Чувашстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Фәрит Гыйбатдинов милли фольклорны үстерү максатыннан бер проект әзерли. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы президиумы утырышында әйтеп үтте.

Ул утырышта фольклор дөньясындагы проблемаларга тукталып, татарларның төрле этносларында фольклор югалып баруын билгеләп узды. Бу нисбәттән, үзенең бер гамәли нияте белән уртаклашты. “Мишәр, керәшеннәр һәм башкаларның борынгы милли җыр-биюләрен кертеп, думбра, тальян һәм башка уен кораллары белән фольклор проект төзисем килә. Анда олылар да һәм балалар сәнгать мәктәпләреннән балалар да катнашыр дип ниятләнә”, - диде Фәрит Гыйбатдинов.

Проектка әзерлек кысаларында, ул Чувашстанда сәнгать мәктәбендә укулар узачагын, бу мәсьәләнең Мәдәният министрлыгы белән килештерелгәнен билгеләп үтте. “Шушы думбраларда уйнарга өйрәнү өчен практик дәресләр үткәреләчәк. Бу проектта җирле мишәрләр, Шыгырдан ансамбльләре һәм башкаларны катнаштырырга җыенабыз. Бу үзенә күрә, башка төбәкләр белән чагыштырганда, ачыш та булыр иде, үзенчәлекне дә күрсәтер иде. Гомумән, фольклорга мөнәсәбәтне үзгәртәчәк. Әмма моны башкарып чыгу өчен акча кирәк”, - дип, Фәрит Гыйбатдинов Милли шурадан да теләктәшлек һәм ярдәм сорады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10