ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Җиңел автомобиль бәрдереп, Чистайда хатын-кыз ун метр биеклектәге күпердән егылып төшкән

8 февраль 2018, 12:41

Җиңел автомобиль бәрдереп, Чистайда хатын-кыз ун метр биеклектәге күпердән егылып төшкән Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Урицкий урамындагы 130нчы йорт янында килеп чыккан.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Чистай районында җиңел автомобиль хатын-кызны күпердән бәрдереп төшергән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Урицкий урамындагы 130нчы йорт янында килеп чыккан. 10нчы модель «Лада» автомобиле, күпердә идарәсен югалтып, 39 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Нәтиҗәдә, ханым ун метр биеклектән егылып төшә.

67нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килгәндә, зыян күрүче шок хәлендә күпер астында ята, аның янында юл полициясенең ике хезмәткәре дә була. Инспекторлар, янгын сүндерүчеләр һәм табиблар бергәләп хатын-кызны ашыгыч ярдәм машинасына илтә. Аны Чистай үзәк район хастаханәсенә озаталар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10