ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда автобуска ут капкан

8 февраль 2018, 10:37

Казанда автобуска ут капкан Гадәттән тыш хәл Горький шоссесында 30нчы йорт каршында килеп чыккан.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Казанда барган уңайга кызыл автобуска ут капкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәп иттеләр.

Гадәттән тыш хәл кичә Горький шоссесында 30нчы йорт каршында, 36нчы автобус паркка кайткан чагында килеп чыккан. Салонда пассажирлар булмаган.

Урынга тиз арада 3нче янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре килә. Транспорт чарасының мотор бүлегенә ут кабуы ачыклана. Янгынның мәйданы дүрт квадрат метр тәшкил итә.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны берничә минут эчендә сүндерә, берәү дә зыян күрми.

Башлангыч фаразларга караганда, янгын автобусның мотор бүлегендә кыска ялганыш хасил булу аркасында чыккан. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10