ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Равил Кузюров Татарстан урман хуҗалыгы министры итеп билгеләнде

8 февраль 2018, 09:46 , Фото: Ильнар Тухбатов

Равил Кузюров Татарстан урман хуҗалыгы министры итеп билгеләнде Алексей Песошин бүген Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы утырышында ведомство коллективына яңа министрны тәкъдим итте.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Премьер-министр Алексей Песошин Равил Кузюровны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры сыйфатында тәкъдим итте. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Равил Кузюров Татарстанның Аксубай бистәсендә туган. «Инженер-төзүче-технолог» белгечлеге буенча Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен тәмамлаган. 2013 елның декабреннән Нурлат муниципаль районы башлыгы вазифасында булды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10