ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татар теле буенча олимпиадада 180нән артык укучы катнашты

7 февраль 2018, 21:45 , Фото: Салават Камалетдинов

Татар теле буенча олимпиадада 180нән артык укучы катнашты Рус телле укучылар арасында татар теле буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Рус телле укучылар арасында татар теле буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды. Олимпиада Казанда узды. Анда 184 мәктәп укучысы катнашты. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Олимпиадада Татарстанның 38 муниципаль районыннан һәм Казанның алты районыннан 4-11 сыйныф укучылары катнашты.

Мөслим, Азнакай, Арча, Югары Ослан, Чистай районыннан, Казанның Идел буе районыннан һәм Чаллы шәһәреннән сигез укучы җиңүче дип табылды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10