ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кудрин ир-атлар белән хатын-кызларның пенсия яшен бертөрле итәргә тәкъдим итте

7 февраль 2018, 21:29 , Фото: Михаил Захаров

Кудрин ир-атлар белән хатын-кызларның пенсия яшен бертөрле итәргә тәкъдим итте Стратегик эшләнмәләр үзәге җитәкчесе ир-атлар өчен пенсия яшен 65 яшькә кадәр, ә хатын-кызларныкын 63 яшькә кадәр күтәрегә мөмкинлеген әйтте.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Стратегик эшләнмәләр үзәге советы рәисе Алексей Кудрин Россиядә ир-атлар белән хатын-кызларның пенсия яшен бертөрле итәргә тәкъдим итте, дип хәбәр итә РИА Новости.

Хезмәткә яраклы яшьтә үлем очрагы проблема булып тора, диде Кудрин. Ир-атларның гомере кыска булуы турында сөйләгәндә, сүз пенсиягә чыгуга вафат булганнар турында бармый. Шул сәбәпле, “пенсия яшен билгеләгәндә, ир-атларның уртача гомер озынлыгына карау бик дөрес түгел", - диде Стратегик эшләнмәләр үзәге советы рәисе.

“Шул сәбәпле, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен пенсия яшен бертөрле итү - тәкъдимнәрнең берсе. Күп кенә илләрдә шулай, чөнки хатын-кызлар озаграк яши. Әлегә Россиядә ир-атларның пенсия яше бераз күбрәк (64-65 яшь), ә хатын-кызларда 62-63 яшь булырга мөмкин”, - дип уртаклашты уй-фикерләре белән Кудрин “Россия лидерлары" идарәчеләр конкурсы финалистлары өчен мастер-класста.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10