ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Яшел Үзәндә юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

7 февраль 2018, 19:37 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Яшел Үзәндә юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән Коткаручылар кешеләрне чыгару өчен җиңел автомобиль ишекләрен махсус кораллар белән ачкан.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә автобус белән җиңел машина катнашындагы һәлакәттә өч кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

9.00 сәгатьтә Яшел Үзәннең Озерной урамында «Хендэ» автобусы һәм «Хендэ Гетц» җиңел машинасы бәрелешкән. Бу хакта ашыгыч хезмәттләрнең бердәм 112 номерына шаһитлар хәбәр иткән.

Һәлакәт урынына килгән 52нче янгын сүндерү-коткару бригадасы зыян күрүчеләргә җиңел машинадан чыгарга ярдәм иткән. Моның өчен махсус кораллар ярдәмендә автомобильнең бер ишеген ачып кешеләрне чыгарганнар.

Машина йөртүче һәм ике пассажир төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алганнар. Алар Яшел Үзән хастаханәсенә озатылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10