ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына флешмоб башланды

7 февраль 2018, 19:22

Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына флешмоб башланды Әлеге флешмоб - "Татар-информ", Татар дәүләт филармониясе, "Тәртип" радиосының уртак проекты.

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”). Бүген татар артистлары катнашында флешмоб старт алды. Ул Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышлана. Флешмобны Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев башлап җибәрде.

Бу проект Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тәкъдиме белән, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы һәм "Тәртип" радиосы белән берлектә эшләнде.

Беренчеләрдән булып  флешмобта Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров, Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Бариева, Раяз Фасыйхов, Резеда Шәрәфиевалар катнашырга теләк белдерде. Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй, Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев, Татарстанның атказанган артистлары Лилия Муллагалиева, Филүс Каһиров, Равил Галиев һәм башкаларның да катнашуы көтелә.

Оештыручылар теләге булган һәркемне флешмобка кушылырга чакыра. Әлеге флешмобны социаль челтәрләрдә #атнабай һәм #atnabay хештеглары белән күзәтергә мөмкин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10