ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессына яшьләрне тартырга кирәк дип саный

7 февраль 2018, 17:15 , Фото: Ильнар Тухбатов

Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессына яшьләрне тартырга кирәк дип саный “Без бит бүген киләчәк буын өчен эшлибез”, – диде Милли Шура рәисе.

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Казанда узган Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура Президиумы утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев милли эшләргә яшьләрне тарту кирәклеген белдерде.

“Арабызда яшьләрне дә күрәсе килә. Шуңа күрә структурада яшьләр канаты булырга тиеш. Яшьләр канаты буларак, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин эшчәнлек алып бара”, – диде Васил Шәйхразиев.

Милли Шура рәисе давамчылык традицияләрен үстерү зарур дип билгеләп үтте. “Без үзебез тәҗрибә туплаган: сөйләшә дә беләбез, киләбез дә, тыңлыйбыз да, фикер дә уртаклашабыз. Әмма без бит эшләрне киләчәк буын өчен башкарабыз. Балалар, яшьләр эшләре буенча Россия һәм дөнья күләмендә яшьләр канаты булырга тиеш”, – диде Милли Шура рәисе.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10