ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан урман хуҗалыгында яңа министр билгеле булды

7 февраль 2018, 13:24 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Татарстан урман хуҗалыгында яңа министр билгеле булды Элек Нурлат районы башлыгы вазифаларын башкарган Равил Кузюров Татарстан урман тармагына министр итеп билгеләнде.

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның урман хуҗалыгы министрлыгына яңа министрның кем булачагы ачыкланды. Ул – элек Нурлат районы башлыгы вазифаларын башкарган Равил Кузюров. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганаклары аша билгеле булды.

Яңа хезмәттәшләренә Кузюровны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин иртәгә, 8 февраль көнне, тәкъдим итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 15 гыйнвар көнне урман хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында, министрлыкны 2014 елның сентябреннән башлап җитәкләгән Алмас Нәзиров үз теләге белән эшеннән китү карарын белдергән иде.

Равил Кузюров исә район башлыгы вазифасыннан китүе турында бүген, район советының хисап сессиясендә әйтте. Моның сәбәбен ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Хөкүмәттә эш тәкъдим итүе белән аңлатты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10