ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

Пенза өлкәсенең татарлар яшәгән Кикин авылы мәктәбе 100 еллык юбилеен уздырды

7 февраль 2018, 12:11 , Фото: tatar-congress.org

Пенза өлкәсенең татарлар яшәгән Кикин авылы мәктәбе 100 еллык юбилеен уздырды  
Тантанага мәктәпне 50-55 ел элек тәмамлаучылар да килгән иде.

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”). Пенза өлкәсенең татарлар яшәгән Кикин авылы мәктәбе 100 еллык юбилеен уздырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гасырлык тарихы булган Кикин мәктәбенең юбилей чарасына төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар җыелган. Кунаклар саны шактый булып, урын җитмәгәннәре басып карады, дип җиткерә оештыручылар.

Тантаналы чараны Равилә Билал кызы Баткаева һәм Марат Янборисов әзерләгән, мәктәп тарихына багышланган видеофильм күрсәтүдән башлыйлар. Тантана барышында өлкән укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт програмасы күрсәтелә. Тәбрикләү сүзләре аеруча күп яңгырый. Сүз алучылар арасында Каменка районының мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, “Ак калфак” оешмасы рәисе, мәктәп җитәкчеләре, спонсор эшмәкәрләр һәм укучылар булган.

Юбилейга килгән укучылар мәктәпкә күп бүләк тапшыра, ә сүз осталары үзләренең шигырьләрен укый. Пензаның “Ак калфак” оешмасы мәктәп китапханәсенә татар китаплары бүләк иткән.

Аерым рәвештә сәхнәгә 55 һәм 50 ел элек мәктәпне тәмамлаган укучылар чакырылган.

Кызганыч, соңгы вакытта авыл мәктәбендә балалар саны елдан ел кими бара. “Алга таба мәктәп ябылмасын иде. Мәктәп яшәсә авыл да яши”, дип элеккеге укучылар мәктәпкә озын гомер тели.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10