ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Минзәләдә республика буенча чаңгы ярышлары узачак

7 февраль 2018, 11:03 , Фото: Салават Камалетдинов

Минзәләдә республика буенча чаңгы ярышлары узачак 16 - 17 февраль көннәрендә балалар йортларында һәм ятим балалар өчен интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр арасында чаңгы ярышлары оештырыла.

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”). Әти-әниләре тәрбиясеннән мәхрүм булып, балалар йортларында һәм ятим балалар интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр арасында Минзәләдә 16 - 17 февраль көннәрендә Татарстан беренчелегенә чаңгы ярышлары узачак. Ярышлар әлеге балалар арасында физик тәрбияне популярлаштыру максатыннан оештырыла. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. 

Ярышларда балалар йортлары һәм интернат-мәктәп җыелма командалары катнаша. Расланган язмача гаризасы булган директорлар “Учреждение җитәкчеләре” категориясендә ярыша.

1, 2, 3 урыннарны яулаган командалар ярыш кубоклары, дипломнар белән бүләкләнәчәк. 1, 2, 3 урыннарны яулаган катнашучылар медальләр һәим истәлекле бүләкләр алачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10