ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан юлларында тоткарлык тугыз баллга җитте

7 февраль 2018, 09:50

Казан юлларында тоткарлык тугыз баллга җитте    Шәһәрдә бу сәгатькә кимендә 11 юл-транспорт һәлакәте булган.

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”). Казан тугыз баллы "бөке"ләрдә утыра. Бу хакта “Яндекс. Бөкеләр” сервисы хәбәр итә.

Шәһәрдә хәрәкәт итү бигрәк тә Мамадыш трактыннан соңгы юлда - Җиңү проспектында, шулай ук Космонавтлар, Гвардейский, Дубравная һәм Кол Гали урамнарында кыенлашкан.

Аккош күле районындагы Горький шоссесында шулай ук көчле тоткарлык барлыкка килгән. Сервис анда ике юл-транспорт һәлакәте барлыгын күрсәтә. 

Казанда бу сәгатькә барлыгы, ким дигәндә, 11 юл-транспорт һәлакәте булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10