ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Земфира Казанда Җанатарлар фестивалендә хедлайнер була
Чаллыда янган машина йөртүчесе һәм пассажиры пешкән
Испания футболчысы Жерар Пике Казанда төшкән видео дөнья буйлап таралды
Р.Миңнеханов: Татарстанны PAX Technology Limited белән хезмәттәшлек кызыксындыра
Милли телләр буенча закон проектын эшләп бетерү һәм үзгәрешләр кертүгә 30 көн вакыт бар

Мәдәният

Татарстан һәм Дагыстанның Халыклар дуслыгы йорты җитәкчеләре Махачкалада очрашты

7 февраль 2018, 09:14 , Фото: addnt.ru

Татарстан һәм Дагыстанның Халыклар дуслыгы йорты җитәкчеләре Махачкалада очрашты Ирек Шәрипов Россия халыклары дуслыгы музеенда, милли костюм һәм милли уен кораллары лабораториясендә булды.

(Казан, 7 февраль, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы делегациясенең Дагыстан Республикасына сәфәре кысаларында ике республиканың Халыклар дуслыгы йорты җитәкчеләре Ирек Шәрипов белән Аида Алиева очрашты. Бу хакта Татарстан Халыклар дуслыгы йорты мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Ирек Шәрипов Россия халыклары дуслыгы музеенда, милли костюм һәм милли уен кораллары лабораториясендә булды.

Музей илнең төрле тарихи чорларында Россия халыкларының милләтара һәм динара элемтәләрен, шулай ук күпмилләтле Россия җәмгыятен үстерү проблемаларын яктырта.

Ирек Шәрипов үзара хезмәттәшлекнең мөһим булуын билгеләп үтте. «Дагыстанда Россия халыклары дуслыгы музее булганга мин бик шат. Биредә кунаклар Россия халыклары мәдәнияте белән таныша ала, Россия халыклары үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре һәм йолалары турында билгеле бер мәгълүмат ала. Бу – һәр кешенең шәхси аң-белемен арттыруда зур әһәмияткә ия», — дип сөйләде ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10