ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Баулы районы Салих авылында блоклы-модуль кибет ачылды

7 февраль 2018, 07:00

Баулы районы Салих авылында блоклы-модуль кибет ачылды Кибет әллә ни табыш китермәячәк, әмма авылда яшәүчеләр өчен бик кирәк, диде «Кооператор» җәмгыяте директоры.

(Баулы,  7 февраль, "Татар-информ", Индира Сәйфуллина ).  Баулы районы Салих авылында  тантаналы рәвештә блоклы-модуль кибет ачылды. Чарада Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин катнашты, дип яза районның "Слава труду" газетасы.

Объект  "Җиһазланган блоклы-модуль сәүдә объектлары төзелеше" республика программасы кысаларында төзелгән. Республикада шундый 53 кибет эшли.

Мондый сәүдә нокталары 100 дән артык йорт булган торак пунктларда төзелә. Бүген Салих авылында 141 кеше яши. Кибет авыл уртасында урнашкан. Сәүдә ноктасы мәйданы 50 кв м тәшкил итә. 

«Кооператор»  җәмгыяте директоры Чачарилав Аллаев авыл халкы исеменнән республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. "Кибет әллә ни табыш китермәячәк, әмма авылда яшәүчеләр өчен бик кирәк. Бәяләр шәһәрнекеннән арзанрак булачак", - дип вәгъдә итте ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10