ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Балтач кызлары татар теле һәм әдәбиятыннан VI Халыкара олимпиадада катнашачак

7 февраль 2018, 09:00

Балтач кызлары татар теле һәм әдәбиятыннан VI Халыкара олимпиадада катнашачак Татар мәктәпләрендә укучылар өчен Казан шәһәрендә үткәрелгән олимпиада нәтиҗәләре кызларның татар телен яхшы белүен күрсәтте.

(Балтач, 6 февраль, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Татар мәктәпләрендә укучылар өчен Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларының йомгаклау туры үткәрелде. Балтач районы укучылары анда яхшы нәтиҗәләргә иреште, дип яза җирле басма.

Ике укучы призлы урын алды.  8-11 нче сыйныфларда белем алучы Мәхмүтова Гөлүзә, Галипова Илүзә (Норма мәктәбе), Хәйруллина Азалия (Сосна мәктәбе), Латыйпова Алсу (Бөрбаш мәктәбе), Михайлова Снежана (Куныр мәктәбе) татар теле һәм әдәбиятыннан VI Халыкара олимпиадада катнашу хокукына ия булды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10