ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Фән һәм мәгариф

Лениногорск районның Түбән Чыршылы мәктәбендә “Дуслык күпере” очрашуы узды

7 февраль 2018, 03:00

Лениногорск районның Түбән Чыршылы мәктәбендә “Дуслык күпере” очрашуы узды Кичәдә татар һәм керәшен җырлары-биюләре, милли уеннар, костюмнар белән таныштылар.

(Лениногорск, 7 февраль , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Шушы көннәрдә Лениногорск районның Түбән Чыршылы мәктәбендә Федотовка авылы укучылары һәм укытучылары катнашында очрашу узды, дип хәбәр итә район газеты.

Түбән Чыршылы авылы халкы күршеләре - Федотовка авылы керәшеннәре һәм шушы җирлеккә караган зур булмаган авыл - Кузьминовкада яшәүче төрле милләт халкы белән дус яшиләр. Бу элек-электән шулай килгән: әби-бабайлар алыш-биреш тә ясаганнар, үзара кунакка да йөрешкәннәр.

Кичәдә татар һәм керәшен җырлары-биюләре, милли уеннар, костюмнар белән таныштылар. Сөйләшеп-аралашып утырганда, керәшеннәрнең сөйләменә дә игътибар итәләр, алар йомшак итеп, җырга салган кебек сөйләшәләр, ә җырлаганда тагын да матуррак килеп чыга икән.

Кунаклар тарафыннан тальян гармунга кушылып башкарылган “Җиләк җыйдым” җыры күңелгә аеруча якын булды. Ул көнне “Дуслык күпере” очрашуы дуслыкны тагын да ныгытты. Уңай тәэсирләр алып, киләчәктә тагын да шундый күңелле кичәләр уздырырга килешәләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10