ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә шосседа кырык дүрт автомобиль бәрелешкән

6 февраль 2018, 20:39

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре полициясе фаразлары буенча, һәлакәт тизлекне арттыру аркасында килеп чыккан.

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә тиз йөрешле шосседа кырык дүрт автомобиль бәрелешкән. Бу хакта “Известия” газетасы хәбәр итә.

Бүген көндез Абу-Даби һәм Дубай арасындагы тиз йөрешле юлда һәлакәт булган. Һәлакәттә барлыгы кырык дүрт автомобиль зыян күргән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлакәт тизлекне арттырган ике машина йөртүче гаебе аркасында булган. Куе томан һәм күз күреме ноль дәрәҗәсендә булу вазгыятьне тагын да катлауландырган.

Һәлакәттә 20 кеше зыян күргән. Үлүчеләр турында мәгълүмат юк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10