ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан ун баллы бөкедә утыра

6 февраль 2018, 19:34

Казан ун баллы бөкедә утыра     Шәһәрнең кайбер урамнарында хәрәкәт агымы тизлеге сәгатенә 3 чакрымнан артмый.

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Казан ун баллы бөкеләрдә катып калган. Бу хакта Яндекс-бөкеләр порталы хәбәр итә.

Бигрәк тә шәһәр уртасында хәрәкәт итү кыенлашкан. Чернышевский, Карл Маркс, Бутлеров урамнарында хәрәкәт агымы тизлеге сәгатенә 5 чакрым.

Яңа-Савин районында хәрәкәт итүчеләргә шактый кыен.

Болай да юлларда җайлы булмаган вазгыятьне көчле кар яву һәм күпсанлы һәлакәтләр кыенлаштыра.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10