ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Гоголь урамындагы күпкатлы йортта чыккан янгын сүндерелгән

6 февраль 2018, 18:30

Янгын дүрт квадрат метр мәйданны биләгән.

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Гоголь урамындагы күпкатлы йортта чыккан янгын сүндерелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

“Татар-информ” Казан үзәгендәге күпкатлы йортта 16 сәгать 53 минутта янгын чыгуын хәбәр иткән иде. Ачыкланганча, йортның уналты һәм унҗиденче катлары арасында вентиляция фасады җылыткычы яна башлаган.

17 сәгать 54 минутта янгын сүндерелгән. Янгын дүрт квадрат метр мәйданны биләгән.

Йорттан кешеләрне чыгару кирәк булмаган, андый куркыныч тумаган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10