ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Аксубайда күнегүләр вакытында 11 яшьлек көрәшче малай үлгән

6 февраль 2018, 15:04 , Фото: Салават Камалетдинов

Аксубайда күнегүләр вакытында 11 яшьлек көрәшче малай үлгән Күнегүләр вакытында партнерлар егылып башларын бәргән, тиз арада берсенең хәле начарайган һәм аны хастаханәгә алып киткәннәр.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Аксубайның «Юность» спорт комплексында күнегүләр вакытында 11 яшьлек көрәшче үлгән, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, күнегүләр вакытында партнерлар егылып башларын бәргән. Тиз арада бер малайның хәле начарайган һәм аны хастаханәгә алып киткәннәр.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 3 февраль көнне Чистай хастаханәсендә яшь көрәшченең йөрәге тибүдән туктаган.

Хәзерге вакытта әлеге хәлнең нечкәлекләрен тикшерәләр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10