ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Денис Мантуров белән очрашты

6 февраль 2018, 14:20 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Денис Мантуров белән очрашты Очрашуда 2018 елда Татарстан белән Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы арасындагы үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән очрашты. Очрашу Татарстан лидерының Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында узды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Очрашуда 2018 елда Татарстан белән Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы арасындагы үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук кайбер уртак профиль программаларының үтәлеше хакында фикер алыштылар.

Президентның матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, Мәскәүгә сәфәре вакытында Рөстәм Миңнеханов берничә очрашу үткәрәчәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10