ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә миллионынчы катнашучы көтелә

6 февраль 2018, 12:38 , Фото: Ильнар Тухбатов

“Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә миллионынчы катнашучы көтелә Быел “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә катнашырга теләк белдерүче 60-65 мең бала теркәлгән.

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Эльвира Шакирова). Быел 18 нче тапкыр оештырылачак “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә миллионычы катнашучы чыгыш ясаячак. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган утырышта “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов хәбәр итте.

“Быел безнең өчен бигрәк тә үзенчәлекле ел. Чөнки 2018 елда фестиваль миллионынчы катнашучысы белән истә калачак. Шушы еллар дәверендә фестиваль Муса Җәлил премиясенә лаек булды, балалар сәләтен үстерү буенча Россиянең иң яхшы проекты дип табылды. Быел Нурлатта “Созвездие-Йолдызлык” музее ачылды”, - дип сөйләде Дмитрий Туманов. Ул “Дом2” кебек тапшырулар балаларга зыян китерә, ә “Йолдызлык” – бозыклыкка, әшәкелеккә каршы соңгы сугыш фронты, дип белдерде.

Дмитрий Туманов сүзләренчә, фестивальдә 5-21 яшьтәге балалар катнаша. “Алар белән педагоглар ел дәвамында эшли, шөгыльләнә. Районнарда авыл балалары шәһәр баларыннан аерылмасын өчен зур хезмәт куела. Бездән чыккан балалар арасында Динә Гарипова, Рузил Гатин, Айдар Сөләйманов һәм башкалар бар. Динә Гарипова нигездә рус телендә җырласа да, мин аны татар җырчысы итеп күрәм, татар җырлары аңа күбрәк килешә кебек”, - диде продюсер.

Быел “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә катнашырга теләк белдереп, 60-65 мең бала теркәлгән. Сайлап алу турлары 25 февральдә Азнакай шәһәрендә башланыр дип планлаштырыла. Конкурс “Вокал-соло”, “Вокал ансамбле”, “Хореография”, “Конферанс”, “Видеоклип” һәм башка номинацияләрдә үткәрелә. Гала-концерт 20 апрельдә “Пирамида” концертлар залында узачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10