ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда пай җирләре өчен иң зур аренда түләве Кукмара районында

6 февраль 2018, 12:24 , Фото: Михаил Захаров

Татарстанда пай җирләре өчен иң зур аренда түләве Кукмара районында Республикада арендага алынган пай җиренең бер гектары өчен уртача 710 сум түләнә.

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда пай җирләре өчен иң зур аренда түләве Кукмара районында билгеләнгән. Республикада арендага алынган пай җиренең бер гектары өчен уртача 710 сум түләнә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин хәбәр итте.

“Соңгы биш елда пай җирләре өчен түләү хакы 400 сумнан 710 сумга кадәр артты. Бүген республикада арендага алынган пай җирләре өчен уртача түләү 710 сумны тәшкил итә”, – диде бүлек башлыгы.

Аның сүзләренчә, 2016 елда авыл хуҗалыгы министрлыгы аренда түләвен язгы бодай бәясенең 5 проценты итеп билгеләгән. Бу бер гектар җир мәйданы өчен – 707 сум дигән сүз.

2017 елда исә, министрлык бер гектар пай җирен кулланган өчен түләү хакын 750 сум дип билгели.

“Пай җирләрен арендага алып кулланган өчен иң зур түләү – Кукмара районында. Монда бер гектар җир өчен уртача 1061 сум түлиләр. Иң азы – Югары Осланда – 464 сум", – диде Дружин.

Җир пае хуҗасы үз кишәрлеген кыска яки озак вакытлы срокка авыл хуҗалыгы максатларында куллану өчен крестьян (фермер) хуҗалыгы, инвесторларга яки хуҗалыкларга бирелә ала. Арендага алучы һәм арендага бирүче арасында килешү төзелә. Анда уртак хокуклар, бурычлар, җир пае өчен түләү суммасы, аренда срогы һәм түләү шартлары күрсәтелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10