ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан урман кисүчеләре төбәкара чемпионатта җиңү яулады
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр

Мәдәният

Һиндстанда Татарстан кинематографистларының “Гыйшык алмасы” фильмы күрсәтелә

6 февраль 2018, 11:50 , Фото: tatarstan.ru

Һиндстанда Татарстан кинематографистларының “Гыйшык алмасы” фильмы күрсәтелә Әлеге кыска метражлы нәфис фильм “Алтын өчпочмак” Халыкара кинофестиваленең төп программасына кергән.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Һиндстанда Татарстан кинематографистларының “Гыйшык алмасы” (режиссер Ф.Зиннәтуллина) фильмы күрсәтеләчәк. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге кыска метражлы нәфис фильм 9-14 февраль көннәрендә Бхубанешвар шәһәрендә уза торган Golden Triangle International Film Festivalнең (“Алтын өчпочмак” Халыкара кинофестивале) төп программасына кергән.

Узган ел әлеге фильмны Ереван, Кырым һәм Мәскәү халкы караган иде.

“Гыйшык алмасы” – Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Фирүзә Зиннәтуллинаның беренче режиссерлык һәм Казан журналисты Наталья Топалның беренче продюссерлык тәҗрибәсе булды.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10