ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Диния нәзарәте делегациясе Мәккәдә Татарстан иминлеге өчен дога кылды

6 февраль 2018, 11:35 , Фото: dumrt.ru

Диния нәзарәте делегациясе Мәккәдә Татарстан иминлеге өчен дога кылды Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге делегация Мәккәгә килеп җитте.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Согуд Гарәбстаны Корольлегенә рәсми сәфәр кысаларында Мәккәгә килеп җитте. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Монда татарстанлылар гомрә хаҗы кылачак, Кәгъбәтуллаһ япмасын әзерләү белән шөгыльләнә торган Король Габдел-Газиз исемендәге комплекста булачак һәм Әл-Хәрәм мәчете имамы белән очрашачак.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге әлеге изге җирләргә аяк басу белән, Аллаһы Тәгаләдән иң беренче чиратта Татарстанда яшәүче бар кешеләргә иминлек, республикабызга тынычлык һәм муллык, барлык дин кардәшләребезгә шәфкать сорап дога кылды, дип хәбәр ителә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10