ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

«Татар-информ» агентлыгында гражданнар авиациясен үстерү хакында сөйләячәкләр

6 февраль 2018, 10:32

«Татар-информ» агентлыгында гражданнар авиациясен үстерү хакында сөйләячәкләр Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Бүген, 6 февральдә, 13.00 сәгатьтә «Татар-информ» агентлыгында Татарстанда гражданнар авиациясен үстерү мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада «Казан» халыкара аэропортының авиациягә карамаган эшчәнлек бүлеге башлыгы Михаил Колобов, «Бигеш» халыкара аэропортының коммерция директоры Феликс Козлов, Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе генераль директоры урынбасары Станислав Козленко, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының идарә башлыгы Алексей Сидоров катнаша.

«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясеннән онлайн-трансляция оештырыла. Теләгән һәркем үзен кызыксындырган сорауларны бирә ала.

Гаммәви мәгълүмат чараларын аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша үткәрелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10