ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Икътисад

Чаллының Катыргы-кәгазь комбинаты Мәскәү өлкәсен яулый

6 февраль 2018, 06:00 , Фото: nabchelny.ru

Чаллының Катыргы-кәгазь комбинаты Мәскәү өлкәсен яулый Комбинат Мәскәү өлкәсендәге базарда гофр продукциясенең күләмен 20%ка кадәр җиткерергә омтыла.

 (Чаллы, 6 февраль, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Агымдагы елның беренче яртысында Мәскәү янындагы Клин шәһәрендә "Челны Упак" предприятиесе эшли башлый. Аны шәһәребезнең алдынгы предприятиесе – С.Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты ача. Биредә аена 12 млн. гофротара җитештерергә планлаштыралар. Комбинат Мәскәү өлкәсендәге базарда гофр продукциясенең күләмен 20%ка кадәр җиткерергә омтыла, дип яза җирле басма.

Комбинатның генераль директоры Андрей Фомичев әйтүенчә, 2016 ел нәтиҗәләре буенча Мәскәү өлкәсендә Чаллыда җитештерелгән гофртара продукциясенә күләме 10,8% булган. Ә 2017 елның 11 аенда бу сан 11,2%ка җиткән.

Мәгълүм булганча, шәһәрнең катыргы-кәгазь комбинаты илебездә горф һәм бәдрәф кәгазе җитештерүче эре предприятиеләрнең берсе булып санала.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10