ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда һава торышына бәйле 326 мәктәп автобусы рейсы туктатылган

5 февраль 2018, 21:32 , Фото: Ильдар Закиров

Татарстанда һава торышына бәйле 326 мәктәп автобусы рейсы туктатылган  20 районда рейслар тулаем, дүртесендә өлешчә туктатылган, сигезендә көндәлек режим буенча эшләгән.

(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда циклон кергән 29 муниципаль районда, шулай ук циклон өлешчә булган дүрт районда барлык 479 мәктәп автобусының 153 эшләгән. Бу хакта республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.

Татарстанда һава торышы бозылу сәбәпле, 326 мәктәп автобусы рейсы туктатылган. 20 районда рейслар тулаем, дүртесендә өлешчә туктатылган, сигезендә көндәлек режим буенча эшләгән.

Аерым алганда, Алексеевск, Кайбыч, Әлки, Кама Тамагы, Апас, Лаеш, Арча, Түбән Кама, Әтнә, Яңа Чишмә, Буа, Саба, Югары Ослан, Сарман, Биектау, Тәтеш, Чүпрәле, Теләче, Яшел Үзән, Чистай районнарында автобуслар туктатылган.

Көндәлек режимда мәктәп автобуслары Әлмәт, Мамадыш, Балтач, Менделеевск, Алабуга, Нурлат, Зәй һәм Чирмешән районнарында эшли.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10