ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Алабуга Җәмигъ мәчетендә татар телен өйрәнү курслары эшли башлады

5 февраль 2018, 20:30

Курсларга 15 кеше язылган, язылу әле дәвам итә.

(Алабуга, 5 февраль, “Татар-информ”, Гөлнара Салихова). Алабугада Җәмигъ мәчетендә “Без татарлар” татар телен өйрәнү курслары эшли башлады. Шушындый курслар Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте тәкъдиме белән республиканың 10 мәчетендә узачак. Укыту ике юнәлештә: “Татар теле” һәм “Татарлар тарихы һәм ислам нигезләре” буенча барачак.

Курсларга бүгенге көндә 15 кеше язылган, Татар теленең беренче дәресендә тыңлаучыларны Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов сәламләде. Ул курсларның тел сөйләменә басым ясаячагын җиткерде.

Программа өч айга каралган. Дәресләр 18.00дән 21.00 сәгатькә кадәр сишәмбе һәм җомга көннәрендә уза. Биредә дипломлы белгечләр, квалификацияле имамнар белем бирә. Бирегә татар телен өйрәнергә теләге булганнар җыелган.

Курслар түләүсез, соңыннан тыңлаучыларга сертификат бирелә. Язылу әле дәвам итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10