ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Питрәч районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетының элеккеге башлыгын эзлиләр

5 февраль 2018, 20:13

Питрәч районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетының элеккеге башлыгын эзлиләр Ул хезмәт вазифаларыннан явызларча файдалануда гаепләнә.

(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”). Питрәч районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетының элеккеге башлыгы 35 яшьлек А.Закировны эзлиләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Биектау районара бүлегендә Питрәч районы түрәләренең законсыз рәвештә җир бүлүләре турында җинаять эшен тикшерү бара. Җинаять эше “Хезмәт вазифаларыннан явызларча файдалану” маддәсе буенча ачылган.

Әлеге эш буенча гаепләү шулай ук районның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасының элеккеге җитәкчесе Алмаз Закировка читтән торып гаепләү белдерелгән. 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10