ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алалар

5 февраль 2018, 18:50

Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алалар  Оештыручылар герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына битараф булмаган һәркемне чакыра.

(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”). 15 февральдә – Муса Җәлилнең туган көнендә герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салалар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

15 февральдә – Муса Җәлилнең туган көнендә Мәскәүдә герой-шагыйрьне искә алып, һәйкәленә чәчәкләр салалар. Тантаналы чарада шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова катнаша.

Искә алу чарасын Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге оештыра.

Оештыручылар герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына битараф булмаган һәркемне М. Җәлил урамына (“Борисово” метро станциясе) чакыра. Чара көндезге сәгать 12дә башлана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10