ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Казанда быел шәһәрдәге иң зур мәктәп төзеләчәк

5 февраль 2018, 16:53

"Яз" торак комплексында 1501 укучы кабул итәрдәй мәктәп төзү каралган.

(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”, Диана Авакян). Казанда быел шәһәрдәге иң зур мәктәп төзеләчәк, дип хәбәр итте мэриядә эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов.

“Хәзерге вакытта дүрт мәктәп төзелеп килә. Икесе 1 мең 224 укучыга. Алар “Салават Күпере“ торак комплексында һәм Нокса үзәнендә сафка баса. 800 укучыга каралган мәктәп “Якты Үзән” ("Светлая Долина”) торак комплексында булачак. Ә Казан шәһәрендәге иң зур мәктәп быел “Яз” (“Весна”) торак комплексында төзелә, ул 1501 укучы кабул итәчәк”, – дип сөйләде Азат Нигъмәтҗанов.

Бүгенге көндә 1501 укучы белем алачак мәктәпне Россия Төзелеш министрлыгының проект реестрына кертү турындагы мәсьәлә хәл ителә. Әгәр дә ул уңай хәл ителсә, мәктәп өчен мәйдан Гареев урамында резервланган, – дип өстәде докладчы.

2018 елда “Яз”, Артсити, “Спорт станциясе” торак комплексларында шулай ук өч балалар бакчасын файдалануга тапшыру күздә тотыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10