ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан һәм Дагыстан хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды

5 февраль 2018, 13:48

Татарстан һәм Дагыстан хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды Документны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дагыстан Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев имзалады.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстан һәм Дагыстан республикалары арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин үз "Twitter"ында шул хакта хәбәр итте.

Ике республика арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы документны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дагыстан Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев имзалады.

Килешүгә Дагыстан башкаласы Махачкалада кул куелды. Республика делегациясе Татарстан лидеры җитәклегендә әлеге республикага эшлекле сәфәр кыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10