ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Спас районы укучылары коткаручылар эше белән таныштылар

5 февраль 2018, 05:00 , Фото: spas-rt.ru/

Спас районы укучылары коткаручылар эше белән таныштылар Коткаручылар укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирделәр.

(Спас, 5 февраль, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спас районының беренче мәктәбеннән һәм шифаханә интернат-мәктәптән “Юнармия” хәрби-патриотик хәрәкәт активистлары 132нче янгын-коткару частендә булдылар, дип яза җирле басма.

Укучыларга частьтә булган техниканы, коткару җайланмаларын, янгын сүндерүче киемнәрен күрсәттеләр. Янгын сүндерү часте хезмәткәрләре янгын чыкканда нишләргә, кешеләрне яна башлаган бинадан ничек эвакуацияләргә кирәклеген аңлатып бирделәр. Юнармиячеләр коткаручы экипировкасын үзләре дә киеп карадылар, баудан элмәкләр ясарга өйрәнделәр, янгын сүндерү машинасының кабинасына кереп карадылар. Коткаручылар укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирделәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10