ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Азнакайда "Ел эшмәкәре-2017" бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды

4 февраль 2018, 22:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакайда "2017 елның иң яхшы эшмәкәре" исеменә “Фривей” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Рамил Шәйхлисламов лаек булды.

(Азнакай, 4 февраль, "Татар-информ", "Маяк", Энҗе Галәветдинова). Азнакайда матур традициягә әверелгән һәм ел саен уза торган "Ел эшмәкәре" бәйгесенә йомгак ясалды. Бирегә шулай ук Баулы, Мөслим, Әлмәт, Актаныш районнары эшмәкәрләре дә килгән иде. Аларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин, эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров сәламләде, дип яза җирле басма.

 

Мәртәбәле кунаклардан ТР эшмәкәрләрне яклау үзәге вәкиле Булат Шәйхразиев, "Эшмәкәрлек фабрикасы" исемле республика программасы җитәкчесе Ирина Макарова, көньяк-көнчыгыш сәнәгать палатасы рәисе Рөстәм Латыйпов, Азнакай мәшгульлек үзәге директоры Лилия Гафиева, Баулы районы Сәүдә-сәнәгать палатасы департаменты җитәкчесе Зөлфия Латыйпова да бар иде.

"2017 елның иң яхшы эшмәкәре" исеменә “Фривей” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Рамил Шәйхлисламов лаек булды.

Номинацияләр буенча җиңүчеләр:

Фелура Нурисламова - "Бизнес-леди",
Чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнүче Искәндәр Нуридинов – "Яшь эшмәкәр",
"2017 елның иң яхшы шәхси хуҗалык җитәкчесе" – Туйкәдән Мозаһит Маннанов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10