ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әтнәдә яшәүче ханымга җыелма пандус бүләк итәләр

4 февраль 2018, 14:05

Әтнәдә яшәүче ханымга җыелма пандус бүләк итәләр Районның “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “РИТЭК” бәйгесендә җиңү яулады.

(Казан, 4 февраль, "Татар-Информ", “Әтнә таңы”). Әтнәдә яшәүче мөмкинлеге чикле Рүзия Камаевага тиздән җыелма пандус тапшырачаклар. Моны районның “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы башкарачак. Алар “РИТЭК” бәйгесендә катнашып, җиңү яуладылар. Грант акчасына җиһазлар алачаклар, - дип яза “Әтнә таңы” газетасы.

Грант акчасы килде инде, без моны тиздән файдаланачакбыз. Әлеге вакытта җиһазлар эзләү белән мәшгульбез. Рүзия Камаевага өеннән чыгарга ярдәм итәчәк җыелма пандус һәм ванна кергәндә күтәртә торган “подьемник” алачакбыз. Бу җиһазларны интернеттан Рүзия белән бергәләп сайлыйбыз. Алгач алгач, уңайлысы булсын инде, - ди “Изгелек” үзәге җитәкчесе Гөлсинә Шакирова.

“Бу проектта җиңеп чыктык, дип социаль яклау оешмасыннан хәбәр иткәч, бик куандым. Төшкә дә кермәгән бәхет бу. Күптән хыяллана идем мондый күчереп йөртә торган пандус турында. Кызларга рәхмәтем бик зур”, - ди Рүзия үзе.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10