ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять, Хәвеф-хәтәр

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

4 февраль 2018, 12:39 , Фото: Рамиль Гали

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде Бүген һәм иртәгә республика территориясендә көчле җил, явым-төшемнәр, буран, томан һәм бозлавык көтелә.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның гидрометоролгия һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген кич һәм иртәгә көндез республикада һава шартларының кисәк начарлануы көтелә, дип хәбәр итә Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте.

4 февральдә кич һәм 5 февральдә көндез җилнең секундына 25 метр тизлектә исүе, шулай ук җепшек кар, бозлы яңгыр явуы һәм буран көтелә. Урыны белә томан, бозлавык һәм кар көртләре булуы ихтимал.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10