ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Татар дөньясы

Төркиядә Садри Максудиның хезмәте басыла

4 февраль 2018, 10:03 , Фото: wikipedia.org

Төркиядә Садри Максудиның хезмәте басыла “Миллият тойгысының социологик нигезләре” әсәренең кабаттан басылуы зур вакыйга дип бәяләләнә.

(Истанбул, 4 февраль, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төрек-татар дәүләт эшлеклесе, галим, сәясәтче, татар милли азатлык хәрәкәтенең күренекле вәкиле Садри Максуди Арсалның 1979 елдан бирле басылмаган әсәре якын көннәрдә Төркиянең “Өтүкән” нәшрияты тарафыннан кабаттан басылачак. Ул “Миллият тойгысының социологик нигезләре” дип атала.

Садри Максудиның әлеге китабы беренче тапкыр Истанбулда 1955 елда нәшер ителгән һәм зур яңгыраш алган. Соңгы тапкыр кабатлап 1979 елда басылган. Милләт һәм аның яшәеш мәсьәләләре тикшерелгән бу монографик хезмәт Төркиянең бик күп галимнәре тарафыннан югары бәяләнә, кайбер сәясәтчеләр аны “баш очы китабы” дип йөртә. Һәрвакыт үзенә мөрәҗәгать итү ихтыяҗы тудырган “Миллият тойгысының социологик нигезләре” әсәре дөньякүләм танылган зур галимнәрнең социологик тикшеренүләренә таянып язылган. Ул “Раса мәсьәләсе”, “Милләт вә миллият”, “Миллият мәсьәләсендә фикери агымнар”, “Тарихта миллият тойгысы”, “Чорыбызда миллиятчелек” дигән бүлекләрдән гыйбарәт. Аларда милләт һәм миллият мәсьәләләренә кагылышлы бәхәсле темалар тикшерелә, тирән фәлсәфи һәм социологик анализ бирелә.

Автор бу китабында теге яки бу милләтнең яшәеше өчен мөһим булган принципларны һәрьяклап дәлилли. Ул әсәрендә милләтләрнең формалашу һәм яшәеше шартларын җентекләп тикшерә, кавем-милләт төшенчәсен күпьяклы анализлый. Төрле теорияләргә, шул исәптән метафизик, космополитик, марксист теорияләргә фәлсәфи анализ ясап, расачылыкның биологик, социологик һәм психологик теорияләренең асылын ачып сала. Галимнәр Садри Максуди Арсалның “Миллият тойгысының социологик нигезләре” хезмәтенә “Милләт һәм миллиятчелеккә кагылышлы мәсьәләләрне һәрьяклап теоретик дәлилләнгән чишелеш характерлы” дип бәялиләр һәм мондый хезмәтнең Садри Максудига чаклы да, аннан соң да языла алмаганлыгын белдерәләр.

“Миллият тойгысының социологик нигезләре” әсәренең озак еллардан соң кабат басылуы Төркия гыйлем дөньясында зур вакыйга булып кабул ителә.

Әдип турында кыска белешмә: Садри Максуди Арсал 1878 елда хәзерге Биектау районы Ташсу авылында дөньяга килә. 1901 елда Казандагы Рус укытучылар мәктәбен бетергәннән соң Париждагы атаклы Сорбонна университетында юриспруденция факультетында белем ала. 1906 елда кулына югары белем дипломы тотып Франциядән Казанга кайткач, Думага депутат булып сайлана, Россия мөселманнары фракциясен оештыра. 1907-1912 еллар арасында аларның иҗтимагый һәм сәяси хокуларын яклап Дума мөнбәреннән ялкынлы чыгышлар ясый. 1917 елгы инкыйлап чорында корылган Идел-Урал конфедерациясенең дәүләт рәисе булып сайлана. Ул большевиклар тарафыннан таратылганнан соң, Садри Максуди гаиләсе белән Финландиягә качарга мәҗбүр була. 1922 елда Берлинга урнашып, фән белән шөгыльләнә башлый. 1923 елда Парижга барып төпләнә, Сорбонна университетының әдәбият факультеты Ислам илләрен өйрәнү институтында төрхи халыклар хокукы дәресләре бирә башлый. 1924 елда яңа корылган Төркия җөмһуриятенең “Төрек учаклары” иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган конференцияләрдә чыгыш ясый. Шул ук елның ноябрь аенда төрекләрнең милли лидеры, Төркия җөмһуриятенең беренче илбашы Мостафа Кемаль Ататөрек белән таныша. Ул С.Максудине Төркиягә чакыра. 1925 елда Максуди гаиләсе белән Анкарага күченә. Анкара хокук мәктәбен һәм Истанбул университетында Төрек хокукы тарихы кафедрасын кора. 1925 елдан башлап 1950 елга чаклы әлеге уку йортларында төрек хокукы тарихы, хокукның нигезләре, хокук фәлсәфәсе кебек дәресләр алып бара. 1931-1939 һәм 1950-1954 нче еллар арасында өч тапкыр Төркия парламентына халык депутаты булып сайлана.

1950 елларның башында Төркия президентлыгына кандидат итеп тәкъдим ителә.

Садри Максуди Арсал - Төркиядә дәүләт эшлеклесе буларак кына түгел, сәясәтче, фәлсәфәче, хокукчы, тарихчы буларак та тирән эз калдырган шәхес. Аның гыйльми хезмәтләре бүген дә хокук бүлекләрендә төп дәреслекләрнең берсе буларак укытыла.

Күптән түгел Максудинең чирек гасыр хезмәт куйган тарихи Истанбул университындагы хокук тарихы буенча тикшеренүләр алып баручы фәнни үзәккә аның исеме бирелде. Шулай ук Истанбулдагы бер урам да Садри Максуди Арсал исемен йөртә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10